Азнакайлылар “Дулкыннар” республика бәйгесендә югары урыннар яуладылар
"Дулкыннар" республика бәйгесе быел шагыйрә Клара Булатованың 80 яшьлек юбилеена багышланды. Анда районның "Тылсым" балалар студиясеннән Эмиль Кәлимуллин икенче урынны, Илнар Камаев кызыксындыру призы яулады. ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миңнеханова җитәкләгән студиянең яшь талантлары "Без Тукай оныклары", мәктәп тормышы телетапшыруларында, "Иделкәем" конкурсында да катнашып, бик матур чыгыш ясадылар.