Азнакайлылар, «Быел юкә балы булмаячак»
Умартачыларның кызу эш вакыты җитте. Авылларда бал суырта башладылар. Кырык елдан артык умартачылык белән шөгыльләнүче Камил абый Сөнгатуллин, без шалтыратканда, беренче балны суыртырга бара иде.
- Әлегә бал уңышы ничек буласын әйтә алмыйм, әмма шунысы хак: быел юкә балы бик аз булачак. Ни өчен дигәндә, юкәне агач бетләре ашап бетерде....