Азнакайлылар бу сайлауларда да зур активлык күрсәтте
Азнакайлылар - актив халык. 13 сентябрь - Республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләр вәкаләтле органнарына сайлаулар үткән көнне бу аеруча сизелде.
Бөтен район буенча сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтә ачылды. Без исә елның төп вакыйгасын "яктыртуыбызны" шәһәрнең 8 нче мәктәп бинасында урнашкан 517 нче сайлау участогыннан башладык. Биредә Хәсәнов, Солтангалиев урамнарында...