Азнакайлылар, бу атнада эссе һава, яшенле яңгырлар көтелә
20 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, күк күкрәүләр көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җил яшен вакытында секундына 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.
Төнлә минималь һава температурасы 14-19 градус җылы, көндез 26-31 градуска кадәр эссе булачак.
Алдагы көннәргә - 21-22 июньдә дә синоптиклар...