Азнакайлылар Азнакайныкын сайлый
Азнакайда "Үз җитештерүчеңне якла" акциясенең чираттагысы үзәк урамның "Шатлык" сәүдә ноктасы каршындагы халык күп йөри торган мәйданчык алдында узды.
Алдан ук әйтергә кирәк: "Сәүдә йорты" предприятиесе филиалы хуҗалары әлеге чараны уздыруга иҗади якын килгәннәр - анда катнашучылар өчен уңайлылык булдыру йөзеннән кибет дивары буйлап гөмбәзле өстәлләр, урындыклар тезеп куелган, көчәйткечләрдән...