Азнакайлылар, алдагы пенсиягезне бүгеннән кайгыртыгыз
Республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы эшкә рәсми төстә урнашмауның һәм "соры" хезмәт хакының киләчәктә иң аз пенсиягә китерәчәге турында гел искәртеп килә. Хәзерге вакытта алда билгеләнәчәк пенсиянең төп нигезе булып эш бирүченең мәҗбүри пенсия иминиятенә күчергән взнослар санала. Ә алар бары тик хезмәткә түләүнең рәсми фондыннан гына исәпләнә...