Азнакайга хокук мәсьәләләре буенча халыкны кабул итәргә бер төркем белгечләр килә
Гади халыкның, бигрәк тә авыл кешесенең Казаннарга барып, үзен борчыган сорауларга җавап алырга җае юк. Халыкка хокукый мәсьәләләр буенча консультация бирү максатларында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Дәүләт Советы Апппараты, министрлыклар һәм ведомстволар белгечләреннән торган мәгълумати-консультация төркеме төзелде. Азнакай районына әлеге төркемнең 28 июльдә килүе көтелә. Ул көнне Чубар Абдул авылында...