Азнакайдан яшь музыкант «Viva Music» фестивалендә җиңде
Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучысы Газинур Равилов Черногориянең Герцег-Нови шәһәрендә уздырылган IV Халыкара «Viva Music» бәйге-фестивалендә 1нче дәрәҗә премиягә лаек булды. Аның укытучысы Флера Әбсәләмовага Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Рәхмәт хаты тапшырды.