Азнакайдан нибары 30 чакрымда "террорчы" тоткарланган
Бөгелмә шәһәр суды бинасына бомба куелу турында ялган хәбәр тараткан хатын-кыз кулга алынган. Бактың исә, шул рәвешле ул караклык өчен җаваплылыктан качып калырга уйлаган икән.
Бомба турындагы хәбәр хокук сакчыларына 9 декабрь көнне үк килеп ирешкән булган. Суд бинасына оператив хезмәт вәкилләре җибәрелгән. Ленин урамын исә гомумән дә ябып куйганнар....