Азнакайдан инвалид балалар дельфиннар белән дуслашты
Җәй рәхәтендә иң хозурланучылар, әлбәттә, балаларыбыз.
Алар өчен районда ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары, парклар, уен мәйданчыклары эшли, кызыклы экскурсияләр, сәяхәтләр оештырыла.
Шушы көннәрдә районның инвалидлар һәм "Умырзая" җәмгыятьләре дә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга онытылмаслык ял ясадылар.
Иркен, уңайлы автобуста 16 сабый һәм үсмер, әти-әниләре, якыннары озатуында Яр Чаллыдагы дельфинарийга сәяхәт...