Азнакайдан Алсу Иксанова проекты иң яхшылар рәтендә
Азнакай 2 нче урта мәктәбенең 8 нчы сыйныф укучысы Алсу Иксанова Икътисад министрлыгында узган "Безнең Татарстан" республика яшьләр форумында катнашты. "Эшмәкәрлек территориясе" дигән тематик мәйданчыкта теркәлгән йөздән артык проект арасыннан эксперт советы иң яхшы 27 эшне сайлап алган. Алар арасында Алсу Иксанованың "Сәяхәт" дигән авторлык проекты да бар. Барлык катнашучылар...