Азнакайда «Зоопарк 3D да» техник иҗат конкурсы узды
«Зоопарк 3D да» республика конкурсының муниципаль этабында 6 мәгариф оешмасыннан 18 укучы катнашты. Алар 3Д-принтеры кулланып ясаган һәм кулдан буяган әйберләрен тәкъдим иттеләр. «Кыргый җәнлекләр» номинациясендә I урынны Азнакай Балалар иҗат үзәгенең «Легороботлар» түгәрәгеннән Ринат Шәймөхәммәтов, Данил Баһаутдинов, Ильяс Галиев, 5 нче мәктәптән Диләра Гәрәева, Наилә Кәримова, Азамат Хөсәинов (җитәкчеләре...