Азнакайда заманча яктырткычлар куелачак
Авыл торак пунктларындагы урам утларын яңадан торгызу буенча республика программасын тормышка ашыру максатыннан, Азнакай муниципаль районына 5 миллион сум күләмендә акча күчерелде.
Бу суммага авыл җирлекләренә караган 19 торак пункты, Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсендәге урамнарга энергия саклаучы лампочкалары һәм яктылык режимы буенча эшләүче релеләре булган заманча яктырткычлар куелачак.