Азнакайда ЮХИДИ хезмәткәрләре аек мотоцикистның транспортын тартып алганнар
Күптән түгел, редакциябез почтасына түбәндәге эчтәлекле хат килде.
«ЮХИДИ хезмәткәрләренә һәм бүлек начальнигына зур үтенеч белән хат язам. Күңелемне бер сорау борчый: ни өчен инспекторлар авылларга чыгып, мотоцикллы кешеләргә "бәйләнәләр" икән? Күпчелек кеше әлеге төр транспорт белән мал тамагын туйдырып, үз тормышын алып барырга тырыша. Күптән түгел, аек килеш йөргән...