Азнакайда язучы Мәхмүт Хәсәновны искә алдылар
Күренекле язучы Мәхмүт Хәсәновның тууына 90 ел тулу уңаеннан Азнакай районыннан үзәк китапханәсендә әдәби кичә узды.
Мәктәп укучылары аның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, әсәрләреннән өзекләр тыңладылар. Шулай ук "Кеше китә, эзе кала, сагынганда сүзе кала" дигән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.