Азнакайда «Язгы шәфкатьлелек атналыгы» акциясе старт алды
Азнакайның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы «Язгы шәфкатьлелек атналыгы» республика акциясенә кушылды. Хезмәткәрләр аның максаты һәм планнары белән таныштылар. Структур бүлекчәләр акцияне зарядкадан башлап җибәрделәр. Иртәнге физкультминуттан алган рух күтәренкелеге көн дәвамында социаль хезмәтләр күрсәтүне тагын да сыйфатлырак итеп оештырырга көч бирде.