Азнакайда яшь уйлап табучылар арасында техник иҗат эшләре күргәзмә-конкурсы уза
Бүгенге көндә балаларны техник иҗатка тарту мөһим бурычларның берсе булып тора.
Әлеге максатларда мәгариф идарәсе, Балалар иҗаты үзәге һәм "Нефтемаш" заводы 7-18 яшьлек рационализаторлар һәм уйлап табучылар арасында техник иҗат эшләре күргәзмә-конкурсы оештырды.
Аның беренче этабы инде мәктәпләрдә бара. Агачтан уеп әйберләр ясарга, хәрәкәтләнүче модельләр, макетлар, электрон уенчыклар уйлап табарга...