Азнакайда ветераннарны хөрмәт итәләр
Җирлегебездә сугышны кичкән, тылда фидакарьлек күрсәткән мөхтәрәм өлкәннәребезне туган көннәре, истәлекле даталары уңаеннан тәбрикләүләр дәвам итә. Ватан Геройлары көнендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин Чалпыда яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Кәримовның өендә булып, аны бөтен район халкы исеменнән котлап кайтты. Бу айда гына да 8 ветеранга район җитәкчелеге тарафыннан шундый кадер-хөрмәт...