Азнакайда узган Чатыр тау җыенында 17 фольклор ансамбль катнашты
Өченче ел рәттән Чатыр тауда җыен үткәрелә. Район күләмендә башланган әлеге чара узган ел - зона, быел республика дәрәҗәсенә күтәрелде. 12 районнан 17 иҗат коллективы төрки халыкларның фольклор фестиваленә - җыенга җыйналды.
Чатыр тау - районыбыз горурлыгы гына түгел, ул Татарстанның иң биек ноктасы, тарихи мирасы. Революциягә кадәр үк биредә...