Азнакайда урып-җыю эшләре тулы куәтенә старт алды
Азнакайда урып-җыю эшләре тулы куәтенә старт алды.
"Азнакай" АФ", "Марс", "Тукай" хуҗалыклары ипекәйләрне җыйнап алуда аеруча зур оешканлык һәм активлык күрсәтә.
Бүгенге көндә планда каралганның 4 процент мәйданында урып-җыю эшләре башкарылган.
6961 тонна ашлык суктырылган. Уңыш әйбәт: гектардан уртача 36,2 центнер чыга.