Азнакайда унынчы сыйныфны тәмамлаучы егетләр өчен өйрәнү-кыр җыеннары бара.
Бу көннәрдә Алферовка урманы аланы хәрби шәһәрчекне хәтерләтә: биредә район мәктәпләреннән алты взводка берләшкән 10 сыйныф укучылары чын солдат тормышы белән яши. Биш көнлек лагерь тормышы тулысынча хәрбиләрнекенә якынайтылыган, режим көннең иртәнге 6дан 22 сәгатькә кадәр һәр минутын нәтиҗәле итеп уздыруга нигезләнеп төзелгән. Тормыш иминлеге нигезләре фәне программасы буенча егетләр...