Азнакайда төнгә юл читендә калган машиналар кар чистартырга комачаулый
Кар туктаусыз ява да ява. Юлда йөрүчеләр һәм юл чистартучыларга бер дә җиңел түгел.
Без әлеге мөһим теманы даими дәвам итәргә һәм үзебезнең контрольгә алырга карар кылган идек. "МПППБи О" ААҖгә шалтыратып, бу көннәрдә эшнең торышы белән кызыксындык.
Алар әйтүенчә, җәмгыять юлларны чистартуда булган барлык резервларны кулланып, тулы куәтенә эшли....