Азнакайда терлек азыгы әзерләүгә керештеләр
Азнакайлылар печән әзерләргә кереште. Терлек азыгын сыйлы, сыйфатлы, сусыл чагында әзерләп калырга кирәк. Бүгенге көндә Азнакайда 300 тонна печән әзерләнгән. 200 га күпьеллыклар -печәнгә, 100 га яшел азыкка чабылган. "Марс" , "Азнакай" АФ" хуҗалыклары печән әзерләүгә иң бернчеләрдән булып керештеләр. Иртәгә районда терлек азыгы әзерләү мәсьәләләренә багышланган семинар узачак.