Азнакайда техник иҗат фестивале узачак
Соңгы елларда районда балаларны техник иҗатка тартуга игътибар артты. Инженер-конструкторлык нигезләрен алар Балалар иҗат үзәгендә һәм мәктәпләрдә эшләп килүче төрле түгәрәкләрдә үзләштерәләр, ә осталыкларын бәйгеләрдә чарлыйлар. Техник иҗатны үстерү максатларында ел саен районда "Яшь гений" фестивале үткәрелә. Быел ул 29 апрельдә 4 нче лицей базасында "Нефтемаш" заводы белән берлектә узачак.