Азнакайда, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин визит белән булып китте
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Азнакайга визиты вакытында Шәйхетдинов микрайрайонының яңа өлешендә ачылачак гомумпрактика табибы кабинетының эшләнеше белән танышты. Министрлык һәм район җитәкчелеге карары белән, нефтчеләр ярдәмендә сафка басучы бу филиалның ачылуы май-июнь айларында көтелә. Бүгенге көндә аны җиһазлау эшләре бара.
Министрда шулай ук "Здравкласс" проекты нигезендә алып...