Азнакайда тагын бер авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Азнакайлылар, ярминкәгә рәхим итегез!
Районыбызда ярминкәләр дәвам итә. Аның чираттагысы 12 ноябрь, шимбә көнне 8 сәгать 30 минутта Азнакай шәһәренең "Шифа" сәүдә үзәге каршында авыл хуҗалыгы ярминкәләре булачак. Анда ит, ярма, он, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак. Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!