Азнакайда сөрән сугулар бара
Сабантуйлар алдыннан сөрән сугу - бәйрәмгә бүләк җыю йоласы борын-борыннан килгән. Азнакайлылар да бу йоланы көтеп алып, ел да алдан ук бүләкләрен хәстәрләп куялар. Атна дәвамында шәһәрдә, авыл биләмәләрендә җырлы-биюле сөрән сугулар дәвам итте.