Азнакайда спиртлы эчемлекләрне законсыз сату нокталары ачыкланган
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган айда булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, тәбрикләүдән башлады.
Ел тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Марсель Шәйдуллин җаваплы җитәкчеләргә җирлегебездә алып барылган төзелеш эшләрен, Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлекне тәмамларга кушты.
Эчүчелек бүгенге көндә дә иң кискен...