Азнакайда СПИД белән авыручы 183 кеше теркәлгән
СПИД - мәкерле чир.
Азнакай районында ВИЧ-инфекция белән авыручы 183 кеше теркәлгән, шуларның 6 сы балалар.
Агымдагы елда янә 13 очрак ачыкланган.
ВИЧ гадәти аралашу шартларында күчми.
Әлеге инфекция җенси мөнәсәбәтләр, кан аша һәм анадан балага (авырлы чорда, бала тапканда һәм имезгәндә) күчәргә мөмкин.