Азнакайда социаль партнерлык кабинеты ачылачак
14 ноябрьдә Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында мәгариф учреждениеләре профсоюз комитетлары вәкилләре өчен семинар-практикум уздырыла.
Анда профсоюз хәрәкәтен үстерүдә башлангыч профсоюз оешмалары һәм социаль партнерлыкның роле турында сүз барачак.
Семинар кысаларында социаль партнерлык кабинеты ачу да планлаштырылган.