Азнакайда сиксәннән артык яшүсмер эшкә урнашты
Дәүләт программасы нигезендә Азнакайдан 80нән артык яшүсмер июнь аенда эшкә урнаштырылды. Аларның күпчелеге шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерү тармагында, шулай ук предприятиеләрдә, спорт мәктәпләрендә хезмәт куйды, мәктәп яны лагерьларында вожатыйлар булып эшләде.