Азнакайда Республика көне 30 августта бәйрәм ителәчәк
30 августта шәһәребездә Республика көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган зур бәйрәм уздырыла. Әлеге уңайдан Мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе һәм ярминкәсе, шулай ук "Көз бүләкләре" дигән чәчәкләр композициясе конкурсы оештырыла.
Тантана исә "Юбилейный" стадионында 16.00 сәгатьтә башлана. Азнакайлыларны һәм кунакларны бәйрәм белән республика, "Татнефть"...