Азнакайда Рамил Фәттаховның фотокүргәзмәсе ачылды
Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә хезмәт ветераны, ТРның Атказанган нефтьчесе, республика гына түгел, Россия күләмендә оештырылучы конкурслар лауреаты Рамил Фәттаховның фотокүргәзмәсе ачылды.
"Туган як" исеме астында узучы әлеге күргәзмәдә авторның дүрт дистәгә якын эше урын алган.
Туган якка мәхәббәт белән сугарылган фотолар белән һәр көнне, шимбә, якшәмбедән кала, 13.00 сәгатьтән алып...