Азнакайда профилактик исәптә 63 гаилә исәптә тора
Районда актуаль проблемаларның берсе булып балигъ булмаганнарның хокук бозуын кисәтү тора. Кызганычка каршы, җирлегебездә социаль-куркыныч халәттә булучы балалар шактый. Бүген балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә 76 бала исәптә тора.
Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев белдерде. Авыр яшүсмерләр белән эшләү, хокук бозучылар белән профилактик чаралар...