Азнакайда октябрь башындагы бозлавыкта булган 7 юл хәрәкәтендә 11 кеше зыян күргән
Һава торышының тотрыксызлыгы ашыгыч ярдәм хезмәте мәгълүматларында да чагыла. Октябрь башындагы бозлавыкта булган 7 юл хәрәкәтендә 11 кеше зыян күргән. Егылып аяк-кулларын сындырган, имгәнгән 5 кеше үзәк сырхауханәгә китерелгән. Ашыгыч ярдәм хезмәтендәгеләр бу чорда салкын тиеп чирләүчеләрнең дә арта баруын әйтә. 15 көн эчендә шундый 35 очрак буенча чыгылган. Инфаркт...