Азнакайда наркотикларга «юк» дияргә кирәген төшендерделәр
Үсмерләр арасында хокук бозулар еш кына аңны томалаучы препаратлар кулану нәтиҗәсендә кылына. Беркем дә наркоман булып тумый, балаларны, яшүсмерләрне бу юлга ансат кына акча эшләп баю ягын кайгырткан затлар тарта. «Өмет» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә ведомствоара патронажда торучы гаиләләрдәге балалар белән аларны начар юлга кереп китүдән саклау...