Азнакайда музыкаль балалар үсә
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Азнакай мәктәбендә фәннәр атналыгы кысаларында «Музыкаль инструментлар» дип аталган чара үтте. Биредәге «Сандугач» кашыкчылар ансамбле чыгышы көчле алкышларга күмелде. Бу коллектив төрле дәрәҗәдәге конкурсларда даими рәвештә призлы урыннар яулый.
Кунакка Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары да килде. Ангелина Ковальчук скрипкада, Ильяс Салахиев баянда, Айрат Шакиров аккордеонда...