Азнакайда “Милләтләр кроссы” узды
Узган атнада җирлегебездә физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, район һәм шәһәр халкында физик культура белән даими шөгыльләнүгә кызыксыну тудыру максаты белән уздырылган "Милләтләр кроссы-2015" ярышында катнашучылар үзләрен чыдамлыкта сынадылар. Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган чарада 400дән артык азнакайлы йөгерешкә чыкты.
Стартка чыгучылар арасында мәктәп укучылары да, яшүсмерләр дә, өлкән буын вәкилләре...