Азнакайда механизаторлар бүген авылларның үзендә әзерләнә
Район агросәнәгать предприятиеләрендәге трактор-камбайннарда эшләү өчен белгечләрнең елның-елында җитенкерәмәве сер түгел.
Әлеге четерекле хәлдән чыгу юлы табылды: тракторчы-машинистлар бүген авылларның үзендә әзерләнә.
Кәкре Елга авылыннан 25 кеше быел механизатор һөнәрен үзләштерде инде. Чалпыда - 28, Вахитовта - 24, Азнакай мәшгульлек үзәгендә - 20 курсант белгечлек серләренә өйрәнә.
Фото Насимы ФАЗЛЫЕВОЙ