Азнакайда машинасын урлаулары турында ялган хәбәр биргән азнакайлыга карата җинаять эше ачылган
Узган атнада Азнакай полиция бүлегенең дежур бүлегенә бер ир-ат "Киа-Рио" машинасын урлаулары турында хәбәр итә. Тикшерә торгач, транспорт чарасының урланмаганы ачыклана. Баксаң, ир кеше үзе исерек килеш машинага утырып, Азнакай-Актүбә юлында юл кырына әйләнеп капланган була. Машина урлау турында ялган хәбәр биргән иргә карата җинаять эше кузгатылган.