Азнакайда машинасын урлаулары турында ялган хәбәр бирүчегә карата җинаять эше ачылган
Узган атнада Азнакай полиция бүлегенең дежур бүлегенә бер ир-ат Лобачевкий урамы буенча урнашкан күпфатирлы йорт кырыннан машинасын урлаулары турында хәбәр итә. Оператив-тикшерү барышында транспорт чарасының урланмаганы ачыклана. Баксаң, ир кеше үзе Азнакай-Әлмәт юлында юл кырына әйләнеп капланган була. Машина урлау хакында ялган хәбәр биргән азнакайлыга карата җинаять эше ачылган.