Азнакайда “Легаль булмаган мигрант” оператив-профилактика чарасы бара
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган традицион атналык киңәшмәдә Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов район җирлегендә оператив хәлнең торышы белән таныштырды.
Узган атнада җирлегебездә 8 җинаять кылынган, аларның җидесе "кайнар эз"дән ачылган. Һава торышы тотрыклы булмау сәбәпле, юл-транспорт вакыйгалары саны арткан - 37 очрак...