Азнакайда һәлакәткә юлыккан автомобиль багажнигында урланган бозау табыла
Соңгы атнада җирлегебездә алты җинаять эше теркәлгән, аның өчесе «кайнар эз»дән ачылган. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигының оператив эшчәнлек буенча урынбасары Марат Кадыйров белдерде. Авылларда урлашу очраклары бар.
28 июль көнне билгеле булмаган затлар Балтач авылы яныдагы басудан 11 төргәк салам урлый. Бүгенге көндә каракларның шәхесе ачыклана.
29...