Азнакайда күршеләр бәйрәме узды
Азнакайның 13нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе, хуҗабикәләр белән көзге муллыкка мәдхия укып, күршеләр бәйрәме оештырдылар.
Әлеге территориядә яшәүчеләрнең бакчаларында үз куллары белән үстергән укроптан алып әлеге дә баягы карбыз-кавынга кадәр өстәл түренә менеп "кунаклады".
Бу күргәзмәдән күзләр камашты: аллы-гөлле чәчәкләр, төрле сорттан помидор, суган-кузгалагы, дигәндәй, кәбестә, кабак... Ишек алдына озын итеп...