Азнакайда коррупциягә каршы көрәш активлаштырылачак
Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров үткәргән шәһәрнең иҗтимагый-социаль тормышына багышланган чираттагы киңәшмәдә халыктан кергән шикаятьләр каралды, коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә килеп туган проблемаларны хәл итү юллары барланды, бу нәүбәттән җаваплы затларга күрсәтмәләр бирелде. Урамнардагы, йорт фасадларындагы яктырткычларны счетчикларга ялгау зарурлыгы турында да сүз барды.
Хуҗалык мәсьәләләреннән соң Расих Шәкүров...