Азнакайда комиссия мәктәпләрнең әзерлеген тикшерәчәк
Мәктәпләрдә беренче кыңгырау чыңларга да санаулы көннәр калып бара. Инде хәбәр итүебезчә, быел районның 4 мәктәбе капиталь ремонт программасына керде. Шулай ук «Уңайлы мохит» программасы буенча 2 мәктәптә эш башкарылды. 18-19 августта комиссия мәктәпләрнең әзерлеген тикшереп, аларны яңа уку елына кабул итү үткәрәчәк.