Азнакайда, комиссия авыл хуҗалыкларда булып, басуларны иңләп чыкты
Сабантуйлар алдыннан игенченең язгы кырларда мул уңышка нинди тырышлык салуына йомгак ясала. Дүшәмбе, сишәмбе көннәрендә район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, районның мөхтәрәм игенчеләре, белгечләре катнашындагы комиссия хуҗалыкларда булып, басуларны иңләп чыкты.
Шунысы сөенечле, быел җиргә яхшы сыйфатлы орлык ятты, ул бердәм шытымнары белән шатландырды....