Азнакайда “Киләчәккә билет” республика иншалар бәйгесенең беренче этабына йомгак ясалды
"Киләчәккә билет" исеме астында узучы республика иншалар бәйгесенең беренче сайлап алу этабы тәмамланды. Эшче һөнәрен пропагандалау максатыннан уздырылган конкурста 7-10 сыйныф укучылары катнашты.
Бәйгедә Гүзәл Зарипова ("Хезмәт кешесе" номинациясендә), Анастасия Лебедева ("Минем киләчәгем - минем кулларымда"), Әдилә Абдуллина һәм Айгизә Исламова ("Минем киләчәк һөнәрем") җиңүче булдылар.