Азнакайда хоккей буенча Россия беренчелегенә ярышлар узачак
5-9 ноябрьдә Азнакай Боз сараенда алкалы хоккей буенча 2003 елгы яшүсмерләр арасында Россия беренчелегенә ярышлар уздырыла.
Анда Түбән Новгород, Ульяновск, Ижевск, Әлмәт, Түбән Кама һәм Азнакай командалары көч сынашачак.
9-10 ноябрьдә исә "Ак Барс"ның яшь хоккейчылары уены көтелә.