Азнакайда хатын-кыз гәүдәсе табылды
Азнакай районы авылларының берсендә үз йортында хатын-кыз гәүдәсе табыла.
Оператив чаралар вакытында үтерүченең әлеге хатынның тормыш иптәше икәнлеге билгеле була.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, үзара көнләшү шундый аяныч хәлгә китерә. Ир кеше гаебен тулысынча таный, аңа карата җинаять эше ачылган.